Рус киез итеге бәйрәме (0+) 

14 нче санлы китапханәдә узган Мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне Мәдәни мирас елына багышланды.
Атна дәвамында китапханәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кунак булды. Бу көннәрдә алар өчен гадәти булмаган фольклор чара – рус киез итеге бәйрәме уздырылды. Китапханәче балаларга Русиядә киез итекләр тарихын сөйләде. Беренче тапкыр ниндидер «киез» аяк киемнәре турында «Слова о полку Игореве» әсәренең борынгы рус теленнән тәрҗемәсендә телгә алына. Галимнәр фикеренчә, ул итекләр  хәзерге киез итекләрнең «борынгы бабалары» булган. Шулай ук балалар әлеге аяк киеменең файдалы дәвалау үзлекләре турында белде. Алар зур кызыксыну белән киез итекләрне заманча җитештерү һәм аларның тышкы бизәлеше турында видеоязманы карады, киез итекләр турында әйтемнәр һәм табышмакларны искә төшерде. Рус халык уеннарында исә барысы да бик теләп катнашты. Уен-көлке, мавыктыргыч күңел ачулар чараны тагын да ямьләндерде! Бәйрәм урамда дәвам итте. Уеннар һәм киез итекләр белән ярышлар балаларга бик ошады. 
Бу көннәрдә яшь китап сөючеләр китап, китапханә турында үзләре өчен бик күп ачышлар ясады. Чөнки нәниләргә дөньядагы бар нәрсә дә кызыклы!

 

Поделиться: